Song Page - Lyrify.me

Lyrify.me

Табигать күңеле The mood of nature by (Bulat Ziganshin) Lyrics

Genre: pop | Year: 2021

[1 куплет: Булат Зиганшин]
Күрәсеңме кояш калка
Елга яры чүптә ята
Игътибар ит тирә-якка
Үзең берчак чүпкә калма

Торналар да сирәк кайта
Чиста урын тапмаганга
Ак каеннан яшьләр тама
Түзә алмый ул кансызлыкка

Игътибар ит йолдызларга
Күрәм никтер томан аша
Ишетәсеңме сугыш бара
Бер гаепсез каннар ага

Күрәсеңме кояш бата
Күрәсеңме ай да калка
Хыялый чак калды кайда
Карап торган йолдызларга
Әйтәсеңме кагылмый дип миңа
Кагыла шул һәрбер битараф җаннарга
Табигатьнең күңеле барын аңла
Кеше булып кал дөньяда

[2 куплет: ГЫЙЛЕМ]
Кара төтен тиз тарала
Иген үскән басуларда
Сабый бала күккә карый
«Әнием кил минем яӊга!»

Дип эндәшә ул, ләкин юк
Җавап килми, дөрли дөнья
Чөнки әни җирдә ята
Гәүдәсендә ике яра

Кем аӊлатыр бу балага
Кем гәепле бу чарада
Бәлки язмыш шулай язган
Гәепли тик хәрби дошман

Дип язырлар яӊалыклар
Вафатлар саны китереп
«Әнием тор инде зинһар!»
Кабат дәшә ул үкереп
Үзгәртеп булмый узганны
Кабынса сугыш кануны
Ерткыч хайван кебек, канга
Явыз кеше нык кызыга

Шәхесләр уеннарында
Төп максат җир белән байлык
Ләкин бар хаталар өчен
Җавап бирә гади халык

Исә җилләр, яӊгыр ява
Күк күкери, тамчы тама
Давыл үтә, кояш чыга
Һәм көн кире аязлана

Ләкин кояш кебек кабат
Җаннар кайтмый алар вафат
Сабый әниен уята
Тора алмый ул һаман да

[3 куплет: Булат Зиганшин]

Күрәсеңме бу манзара
Бер чак чәчкә аткан монда
Бүген нәрсә чүп өеме
Хыяллар күк калган аста
Күрәсеңме кояш бата
Күрәсеңме ай да калка
Хыялый чак калды кайда
Карап торган йолдызларга